Туган көнең белән, Чаллы трамвае!
«Безне кешеләр төгәл булганыбыз өчен ярата», - ди шәһәребезнең «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры Шамсудинов Рәшид Бадгиевич. Данлыклы предприятиенең хөрмәтле җитәкчесе белән очрашуыбыз очраклы түгел. Бүген Чаллы трамвае үзенең Туган көнен билгеләп үтә. Гадәттә, әлеге истәлекле көнне үткәннәргә күз ташлап, хатирәләрне яңарталар, бүгенге көнгә шөкер итеп, киләчәккә яңа максатлар куялар. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган әңгәмәбез дә нәкъ менә шулар хакында булыр.